Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар

Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган. Алар, теге яки бу сәбәп табып, кешеләрнең шәхси кабинетына керергә тырыша.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый очраклар Алабуга районында теркәлгән. Кырыгалдарлар, шәхси кабинетка кермәкче булып, смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны сорыйлар. Аны кулга төшергән очракта, кешенең шәхси мәгълүматлары белән эш итү мөмкинлеге алалар.

Полиция вәкилләре әйтүенчә, чын хезмәткәрләр беркайчан да смс-хәбәрдәге кодны яки акча күчереп карауны сорамый. Мондый очракта, сөйләшүне өзеп, порталның рәсми номерына шалтыратырга кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/106086/

Бәйле