Дмитрий Кузнецов Tele2 «Волга» макрорегионының коммерция директоры итеп билгеләнде

-- Лейла

Дмитрий Кузнецовның Tele2 макрорегионының коммерция директоры вазыйфасына билгеләнүе турында Tele2 Россия мобиль элемтә операторы хәбәр итә. Моңа кадәр ул Татарстанда бер телеком-операторларның төбәк вәкиллеген җитәкләгән булган.

Дмитрий Кузнецов үзенең яңа вазифасында компаниянең Идел буендагы коммерция стратегиясен тормышка ашыру, финанс күрсәткечләрен һәм абонентлар базасын үстерү, клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерү өчен җавап бирәчәк.

«Волга» Tele2 макрорегионының коммерция директоры итеп билгеләнгәнче, Дмитрий шул компаниянең бер тармагы филиалы директоры булып эшләгән. Гомумән, үзенең профессиональ юлын телекомда 2010 елда ук корпоратив сату белгече вазифасыннан башлап җибәргән. Дмитрий Кузнецов Ульяновск дәүләт техник университетының «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча укыган.

Алексей Сидоров, Tele2 «Волга» макрорегионы директоры:

– Tele2 алдында «Волга» макрорегионында базар өлешен саклап калу һәм абонентлар базасын үстерү буенча бик зур максатлар тора. Бу бурычларны үтәү өчен коммерция командасы ныклап эш башкара. Бөтен хезмәткәрдән дә бу эштә максималь катнашу, фидакарьлек, комплекслы караш һәм бар эшне вакытында башкарып чыгуны таләп итә. Мин Дмитрийның стратегик күзаллавы барлыгын беләм. Аның Телеком тармагындагы бай тәҗрибәсе компаниянең позицияләрен тагын да ныгытачак һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк, дип ышанам.

Сүз уңаенда, Tele2 – Россиядә 2003 елдан бирле эшли торган кәрәзле элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонентлар базасы 47,5 миллион кулланучы тәшкил иткән (MVNO «Ростелеком»ны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә аерым шәхесләр өчен дә, корпоратив клиентлар өчен дә гади һәм уңайлы тәкъдимнәре бар. Оператор югары хезмәт сыйфатын һәм клиентларга хезмәт күрсәтүнең иң яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 Телеком-тармакның NPS (Net Promoter Score) индексы буенча лидер булып тора – бу кулланучыларның компания хезмәтен теләсә кайсы вакыт һәм теләсә кайсы җирдә тәкъдим итәргә әзерлеген күрсәтә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, NPS күрсәткече lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, иң якын көндәшенең нәтиҗәсен 11 адымга алга китеш ясады. Моңа өстәп Tele2 телеком читләреннән үк чыга һәм мобиль сервисларның яңа экосистемасын булдыра. Башка тармаклардагы компанияләр белән берлектә, оператор инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвеше белән бергә атлый.

Tele2 турында күбрәк мәгълүмат корпоратив сайтларда һәм социаль челтәрләрдә:

Tele2 tele2.ru

«ВКонтакте» vk.com/tele2

Надежда Анзонгер, менеджер по работе со СМИ макрорегиона «Волга» Tele2.

Тел. моб.: +7 (902) 302 39 12

Тел. раб.: +7 (831) 291 00 60, доб. 28663

E-mail: [email protected]

Бәйле