Помидор-борычны марттан да соңга калдырмагыз!

Бу айда орлык чәчү өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз.

Март — яшелчә һәм чәчәкләр үсентеләре утырту өчен менә дигән ай. Кояш та ешрак күренә һәм җылырак карый башлый. Яхшы үсентеләр үстерергә һәм киләчәктә дә мул уңыш алырга, бакчачыларның Ай календаре сезгә ярдәм итәчәк.

Мартта орлык чәчү өчен уңышлы көннәр:

Помидор — 1-3, 11, 12, 24, 25, 29, 30

Татлы борыч, баклажан — 1-3, 11,12, 24, 25, 29, 30

Кыяр — 1-3, 9-12, 24, 25, 29, 30

Салат, шпинат, сельдерей, укроп, петрушка — 1-3, 11, 12, 24, 25, 29, 30

Кәбестә, спаржа — 1-3, 11, 12, 16, 17, 24, 29, 30

Рәйхан (базилик), майоран, розмарин — 1-3, 11, 12, 24, 25, 29, 30

Суган (кыякка) — 1-3, 11, 12, 16, 17, 24, 25, 29, 30

Орлыктан үсүче чәчәкләрне — 1-3, 6, 8, 11-13, 29, 30

Чәчәкләр (суганны) —9-17, 24, 25, 29, 30

Чәчү өчен уңышсыз көннәр — 7, 20, 21, 22

Ай тулган һәм туган көнне (7 һәм 21 мартта) бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-01/pomidor-borychny-marttan-da-so-ga-kaldyrmagyz-3161458

Бәйле