Махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби сөйгәне белән туй үткәргән

24 февральдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби Антон сөйгәне Екатерина белән никахын рәсмиләштергән.

Антон 2022 елның 16 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе исеменә шәхси гаризасы нигезендә үз теләге белән мобилизацияләнгән. Туй үткәрү өчен махсус операциядә катнашучыга 10 көнлек ял бирелгән.

Антон белән Екатерина 2011 елдан ук таныш, ә 2019 елдан алар якыннан аралаша башлаган. Кыз егетенең узган елның көзендә хезмәткә китү карарын хуплаган. Егет тә читтә кала алмаган, якыннарын һәм Ватанын яклар өчен киткән. Кәләш кияве белән горурлана һәм аның җиңү белән өенә кайтуын көтәчәк, дип яза чыганак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106251/

Бәйле