Татарстанда бер хатын-кыз, Пенсия фондын алдап, өченче баласына ана капиталы алмакчы булган

Яшел Үзәндә яшәүче бер хатын-кыз ана капиталын законсыз алырга тырышуда гаепләнелгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, ул Пенсия фонды идарәсе бүлегенә ана капиталына дәүләт сертификаты бирү турында гариза язып тапшырган. Дәүләт ярдәме 453 026 сум тәшкил итәргә тиеш булган. Шул ук вакытта ике баласына (аларны әбиләре карый) ана хокукыннан мәхрүм ителгәнлеген яшергән.

Тикшерү нәтиҗәсендә хатын-кызның алдашуы ачыкланган. Шулай итеп, ул ана капиталын алмыйча калган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106249/

Бәйле