Татарстанда аучылар өчен мобиль кушымта булдырылачак

-- Лейла

2023 елда Татарстанда аучылар өчен мобиль кушымта эшли башлаячак. Бу хакта Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.

Аның әйтүенчә, республикада кыргый җәнлекләрнең нык кына ишәюе ау квотасын арттыруга китергән. Шул рәвешле 2022 елда республикада 43 меңнән артыграк рөхсәт бирелгән. 5 ел эчендә рөхсәтләр саны 45%ттан күбрәккә арткан.

Батков билгеләп үткәнчә, рөхсәтләрне күбрәк бирә башлау сәбәпле комитет һәм МФЦ хезмәткәрләренә эш арткан.

“Шуңа күрә рөхсәт бирү процедурасын гадиләштерергә булдык. Шул максаттан комитетның мәгълүмат системасын модернизацияләү эшен башкардык. Быел май аенда аучыларга ярдәм йөзеннән “Охота в РТ” мобиль кушымтасы эшли башлаячак”, – диде Батков.

Моннан тыш, Россия Табигать ресруслары һәм экология министрлыгы белән берлектә, сынау рәвешендә, ауга электрон рөхсәт бирүгә күчү күздә тотыла. Батков фикеренчә, аучыга өеннән чыкмыйча гына бер көн эчендә ауга рөхсәт алу мөмкинлеге бирәчәк бу.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле