Хатын-кызлар бәйрәмендә ничек ял итәбез?

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мартның икенче атнасы гадәти эш атнасыннан кыскарак булачак. Бу хакта Роструд хәбәр итә.  

Быел 8 март эшләми торган бәйрәм көне чәршәмбегә туры килә. Бәйрәм атна уртасына туры килгәнлектән 23 февральдәге кебек, ял көннәрен күчерү булмаячак.

Әмма 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106296/

Бәйле