Данир Сабиров: «Урыс баҗам янында булдык!»

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы, пародияләр остасы, шоумен Данир Сабиров гаиләсе белән Россия йолдызы – Сергей Лазарев концертында булган.

– Урыс баҗамның тамашасын карадык. Хатын белән танышканнан бирле, шуның җырына үбештек, Миләүшә 12 яшендә узе язып аңа багышланган шигырләрен укый иде миңа, өйләнештек, балалар туды, быел гаиләбезгә 15 ел тула һәм миңа да аның җырларын тыңлап, концертына йөрергә туры килә. Миләүшә өчен татарда Айдар Галимов булса, урыста Сергей Лазаревның иҗатын ярата. Мине Лазарев әллә ни эләктерми, тик эшчәнлегенә сокланам. Бик көчле, уйланылган шоу булды аның. Әле Сергейга акыл өйрәткән дә булдым бит әле! Татарстанда булып берничә сүз татарча әйтсәң, хотя бы «хәлләр» дип, кычкырсаң халык тагын катырак кул чабыр иде дидем. Киләчәктә эшләрбез дигән булды. Миңа татарда Салават абый иҗаты ошаса, урыста Максим Галкин иҗатын яратам, – дип уртаклаша Данир Сабиров.

Бәйле