Гыйбадәтханәдә балаларны ябып тотканнар, кыйнаганнар…

Уфа мәчете мәхәлләсе бинасында балалар өчен «төрмә» барлыкка килгән.

Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан мәчет мәдрәсәсендә 12 бала укыган булган. Күптән түгел билгеле булуынча, аларның остазы малайларны кыйнаган һәм төрлечә җәзалаган. Бер атна элек малайларның берсе аннан кача алган, вокзалда полиция хезмәткәрләрен очраткан һәм барысын да аларга сөйләгән.

Тиз арада хокук сакчылары мәчеткә килгән. Биредә балалар яшәгән бинада начар шартлар булуы ачыкланган: малайлар идәндә матрасларда йоклаган. Дүрт бала үзләрен кыйнауларын раслады. Тагын дүртесе, тәннәре күгәрүгә карамастан, дөресен әйтергә курыккан. Остазларын — шундук изоляторга, балаларны приютларга озатканнар. Тикшерү дәвам итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/0905/2023-02-28/gyybad-than-d-balalarny-yabyp-totkannar-kyynagannar-3160019

Бәйле