Татарстанда хатын-кыз, алты айлык баласын кыйнап, аның кулларын һәм бот сөяген сындырган

Кама Тамагы районында яшәүче 21 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган эш судка җибәрелгән. Ул баласы сәламәтлегенә каты зыян салуда һәм баласын тәрбияләү бурычын үтәмәүдә гаепләнелә. Бу “хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, узган елның августында яшь ана алты айлык улын, гәүдәсен һәм башын йодрыклары белән төеп, бик каты кыйнаган. Янәсе, сабыйның елавы, көйсезләнүе аны шундый рәхимсез адымга этәргән. Хатын-кыз баласы белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Юньсез ана шунда да баласын тынычлыкта калдырмаган: карават тимере белән сугып, нарасыйның бот сөяген сындырган. Бу хакта табибларга ләм-мим берни әйтмәгән.

Берничә көннән соң сабыйны тагын кыйнап, ике кулын сындырган да хастаханәдән качкан.

Баласын вәхшиләрчә кыйнаган хатын-кызны тоткарлаганнар һәм кулга алганнар. Аңа карата кузгатылган эш шушы араларда судка җибәреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106387/

Бәйле