«Спутник V» вакцинасын эшләүчеләрнең берсен үтергәннәр

Мәскәүнең төньяк-көнбатышында низаг нәтиҗәсендә коронавирустан «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләрнең берсе Андрей Ботиковны үтергәннәр. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән РИА «Новости»яза.

«1974 елда туган «Спутник V» вакцинасын ясаучыларның берсе Андрей Ботиков һәлак булды», – дип белдергән агентлыкка әңгәмәдәше.

Әлеге хәбәрне тикшерү комитетында да раслаганнар. Ботиковны элек тә хөкем ителгән 29 яшьлек ир үтергән. Ул гаебен таныган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106524/

Бәйле