Татар егете Африкадан килен алып кайткан!

Бүген килен кар көрәү белән мәшгуль. Чыннан да, соңгы көннәрдә кар бик күп яуды шул.

Хатынын эш белмәүдә гаепләүче ир-егетне аңлап булмый. Хатын-кыз йөрәгенә юл яра белмәүчеләрдер алар. Ә менә Пермьдә яшәүче татар егете хәтта Африкадан алып кайткан кәләшен дә кар көрәргә күндерә алган.

Марат Дәүлиев Пермь өлкәсе Сидәш авылында туып-үскән. Күпләр аны блогер буларак белә. Ул инде икенче тапкыр Африка кызына өйләнгән. Алар Замбия ЗАГСында мөнәсәбәтләрен законлаштырган.

Егеткә бу кызны алу җиңел булмаган. Кыз өчен Мараттан 260 мең сум акча сораганнар.

Маратның икенче хатыны Нгамбо исемле. Ул Африкада башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы булырга укыган. Русиягә күчү сәбәпле, аңа укуын ташларга туры килгән.

Бүген исә Африкадан килгән яшь кәләше белән Марат туган авылында, әти-әнисе янында яши. Алар тиздән никах укытырга уйлый. Әлегә яшь килен кар көри, тик ник көрәгәнен аңлап бетерми бугай, чөнки карны кире капка төбенә ыргыта.

Марат – биш вакыт намазын калдырмаучы мөселман егете. Аның хәзерге хатыны Нгамбо Ислам динен кабул иткән. Ә менә беренче хатынын Ислам диненә күндерә алмаган ул. Аның ул хатыны Кент христиан динендә калган булган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-03-02/tatar-egete-afrikadan-kilen-alyp-kaytkan-3163045

Бәйле