«Син җырлый белмисең, һәм ул җыр сиңа килешми дә…»

Данирның язмаларын уку рәхәт инде — берни яшерми, үзен ялтыравык кәнфит кәгазенә төрми, кыскасы, ничек бар — шулай. Фирзәр Мортазиннан «Язлар» җырын ничек алуы да шул рухта.

«Әле дә хәтердә, Фирзәр абыйга җыр сорап шалтыраттым да башта үземнең кем икәнемне әйттем: «Салават абыйда укыйм, теге-бу…». Фирзәр абый, озак уйламыйча, «вежливо» гына: «Теге озын колаклы дуракмыни?» – ди. «Бирмим сиңа ул җырны. Син җырлый белмисең, һәм ул җыр сиңа килешми дә», – дип, трубканы куйды.

Күп вакыт үтмәде, кире шалтырата: «Бер атнадан – минем юбилей концертым. Алып баручы булып килсәң, җыр – синеке», – диде. Килдем, алып бардым, Фирзәр абый бик канәгать калды. Сөйләшкәнчә, җырны хәзер җырлый алам, ә аннан тыш, Фирзәр абый миңа 5000 сум (ул вакыт өчен бу бик зур акча иде) акча суза.

«Юк, нинди акча, мин җыр өчен генә килдем», – дип, акчаны алмадым. Кайтканда кесәмне карасам, акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фирзәр Мортазинның бер гармуны, ялтыр кара күлмәге бар иде. Тере тавышка өч сәгатькә якын куйган концертларын хәтерлисезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-03-03/tege-ozyn-kolakly-durakmyni-3163632

Бәйле