Татарстанда Яңа Чишмә — Шереметьевка — Кармалы автоюлы участоклары — 12,5-12,9 километр һәм 15,3-нче километрдан 18,5-нче километрга кадәр йөк автомобильләре өчен 6 марттан 10 майга кадәр ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство вәкилләре аңлатканча, вакытлыча уңайсызлыклар аскы катламда асфальт-бетон өслек салу буенча ремонт эшләре белән бәйле.
Йөк машиналарын йөртүчеләргә Азеев — Чирмешән — Шентал һәм Р239 Казан — Оренбург — Акбулак автоюлы буенча узарга тәкъдим ителә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106596/