Озакка сузылган авырудан соң 74 яшендә Мәскәү дәүләт университеты психологы, РФА академигы, язучы Дарья Донцованың ире Александр вафат булган. Ул яман шеш белән авырган. Бу хакта язучының бренд-менеджеры Анна Павлиева Телеграм-каналда хәбәр итте.
Җирләү урыны һәм датасы турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Павлиева Донцованың фанатларыннан аның кайгысына хөрмәт белән карауларын сорый һәм язучының вакытлыча социаль челтәрләрен алып бармаячагын язган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106811/