Хәлил Габдрахман улының башына тотанаксызлыгы җитте.Яңа хезмәткәр белән дүшәмбе “оперативка”сында оешма башлыгы Хәлим Габдрахман улы таныштырды: “Коллегалар, рәхим итеп кабул итегез, бүгеннән оешманың кадрлар буенча эшен Вәсилә Ринат кызы алып барачак”. 

Урынбасар, бүлек башлыклары бу яңалыкны кабул итеп тә өлгермәде, хуҗа элекке “кадровик”ның баш бухгалтер урынбасары итеп билгеләнүен дә җиткерде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ахры, бу яңалык барысына да бердәй тәэсир итте. Толымнарын мәктәп балалары кебек икегә үреп салган, керфек-күзләре, ирен-тырнаклары буялмаган, гади генә киенгән яңа хезмәткәр бөтенләе белән арткы планга күчте. Хуҗа: “Айгөл Ризван кызы чираттагы ялыннан соң яңа вазыйфада эш башлаячак”, – диде дә, алдагы көн тәртибенә күчте.

Башлык Айгөлне бу вазыйфага билгеләве белән күпләрдә ризасызлык тудырасын белә иде. Эшен яхшы итеп алып бармау өстенә, холкы да катлаулылардан иде аның. Тик, бөтен кимчелеген Голливуд актрисалары кебек чибәрлеге “каплый” да куя шул! Өч елдан артык кочагын жәлләмәгән сөяркәсен эшеннән алса, ул башкача аңа тәтемәячәген иллене ваклаган Хәлим Габдрахман улы бик яхшы аңлый иде. Айгөл теләсә нинди ир-атны авызына каратып торырлык. Кайчагында күңеленә шик кереп алса да, үзен-үзе юата: “Башка кешесе булса, әллә кайчан эштән китәр иде, китми икән, димәк, минем белән аның үзенә дә начар түгел!”
Яше барса да, алай ирләр куәте-дәрте зарланырлык түгел аның, киресенчә арта гына торды. Моңа кадәр башка хатын-кызлар белән чуалмавы аркасында сарыф ител­мәгәнгәме, әллә утыз бише тулып, кияүдә булмаса да, Айгөлнең ир-атларның башын югалттырырлык “тәҗрибәсе” аркасындамы, кем белсен?! Ни булса да, кызыкай язгы ташкын булып аның күңелен актарды. Хатыны да түшәктә артык “салкын” булды шул. Никадәр генә назга күмәргә тырышмасын, кабул итмәде. Салкынлыгының сәбәбе, бәлки сәламәтлеге белән бәйле булгандыр, чөнки берничә ел элек җитди операция үткәрде. Соңгы вакытта аерым бүлмәләрдә йоклый башладылар, имеш аңа коньяк белән сигара исе ярамый…
Баш бухгалтер яңа урынбасары кем буласын ярты ел элек белгән иде инде. Беренчедән, Айгөл, үткән ел читтән торып университет тәмамлап, бухгалтер белгеч­легенә ия булды. Икенчедән, хуҗа: “Әлегә беркемне дә алмый торабыз, алда күз күрер!” – дигәч, шунда ук кем кандидатурасы тәкъдим ителәсен чамалады. Квартал саен бирелгән премияләрнең кадрлар эшен алып баручы Айгөлгә язылган суммасы да күп нәрсә турында сөйли иде. Сессияләр белән чираттагы ялдан башка да, атлаган саен “авырып”, җитмәсә, үз хисабына да ял алырга яраткан хезмәткәргә хуҗаның тел-теш тидертми торуы, әлбәттә, юктан гына түгел иде. Бер ул гына түгел, күпләр шулай уйлады. Эшкә салкын карашы аркасында ничә тапкыр оешмага зыян китергән Айгөлнең судан коры чыгуы күп нәрсәләргә аңлатма бирә иде. Шулар өстенә, аның “интригалары” аркасында менә дигән хезмәткәрләр эштән китәргә мәҗбүр булды. Хуҗаның колагына “пышылдап” торучысын, кемдер үз ихтыяҗында кулланып, хезмәт баскычыннан югарыга “үрмәләде”. Үзенең хезмәт бурыч­ларының яртысы кабул итү бүлмәсендә утырган сәркатипкә йөкләтелде.
Беренче карашка артык гади күренсә дә, Вәсилә Ринат кызы үз эшенең белгече булып чыкты. Берничә ел аннан-моннан гына алып барылган кадрлар эше акрынлап җайга салына башлады. Приказлар элеккечә, ярты-йорты түгел, җиренә җиткерелеп язылды. Иң мөһиме бөтенесе дә вакытында эшләнде. Җыелышларда үз фикерен ачык итеп әйтеп, эшлекле тәкъдимнәр керткәнен барысы да таный иде. Чираттагысында ул: “Шәхси эш папкаларын тәртипкә сала башладым, кайбер документлар җитми, я булмаса күчермәсе начар сыйфатта эшләнгән. Ә белгечлек таныклыклары буенча, моңа кадәр уку йортларына сорау ясалмаган булган, бу хатаны да төзәтергә туры киләчәк”, – диде.
* * *
Айгөлгә ипотекага фатир алып биргәннән соң, очрашу урыны мәсьәләсе хәл ителде. Кунакханәләр, беренчедән, кыйммәт, икен­чедән кемнеңдер күзенә чалынуың бар. Юкка гына шәһәр – ул зур авыл, дип әйтмиләр. Болай, ичмасам, ай саен премияне күпләп язасың да, берьюлы ике куянның койрыгын тотасың! Атнасына берничә тапкыр бишәр-алтышар сәгатькә тоткарлану Хәлим өчен гадәти хәлгә әйләнде. Әле дә графигына хилафлык китерми, балконда сигара тартып утырган Айгөлне карашы белән “ашап” утырган чагы. Ике рюмка коньяк та җилкенүләрен арттыра, бугай.
– Я инде, күгәрченем, түзәр хәлем калмады.
Ләкин бу юлы “күгәрчен”е кочагына атылырга ашыкмады. Җай гына чишенде дә, кәнәфигә килеп утырды.
– Нәрсә, хәзер оешмага “Васька” хуҗамыни?
– Нинди “Васька” ул, җаным?
– Вәсилә Ринат кызы инде, белмәмешкә салышма!
– Беренче тапкыр ишетәм.
– Һәм соңгы тапкыр… Эшеннән ку аны!
– Нәрсә булды тагын?
– Бигрәк әллә кемгә куя үзен. Тигез җирдә тик мөгез чыгарып тора.
– Бәлки, безнең оешмага тигез җирдә мөгез чыгарып торучылар җитмәгәндер.
– Я – ул, я – мин!
– Җаным, күгәрченем, былбылым, әлбәттә – син!
Айгөл үзенә генә хас иркәлек белән ирнең кочагына кереп югалды…
Соңгы вакытларда оешма хуҗасының Вәсилә Ринат кызына каршы үзгәргәнен җыештыручы Разия апа гына сизмәгәндер. Сизәр иде, ул килгәндә хезмәткәрләр, эш сәгате бетеп, таралган була. “Оперативка” саен нинди дә булса җитешсезлекне кадрлар белән бәйләү дисеңме, өстәмә таләпләр кую дисеңме… Тик барысы да шунысына аптырый, Вәсилә Ринат кызының һәр нәрсәгә аңлатмасы бар, кирәк чакта “каты” итеп әйтә дә белә. Университетны кызыл дипломга бетерү өстенә, ун еллык эш тәҗрибәсе дә ярдәм итми калмый шул! Нинди генә четерекле хәлләр тумасын, каушап кала торганнардан, куркаклардан түгел. Әнә бит бүген дә бөтен аппарат каршында тагын шул белгечлек таныклыклары буенча уку йортларына сорау язылган хатларга һаман имза куелмаганын ассызыклап әйтте. Хәлим Габдрахманович бик куяр иде дә, нигәдер Айгөл аяк терәп дигәндәй каршы тора. Сәбәбен дә әйтми. Бәлки, үзе шуны белеп эшләмәгәнгә көнләшүедер, дип тә уйлап куя, хатын-кызны белеп бетерермен димә! Җитмәсә, мөнәсә­бәтләрне өзү белән куркыта. Юк инде, нишләп шул бер имза аркасында ул тәненә генә түгел, җанына да рәхәтлек биргән кешесен югалтсын ди! Хуҗа ләззәтләнеп күзләрен йомды, сөяркәсе белән Төркиядә үтәчәк ике атналык ялны күзаллады.
* * *
– Хәзер үк кадровикны чакырыгыз!
Вәсилә кабинетка килеп кергәндә, Хәлим Габ­драхмановичның диңгез һавасыннан каракучкылланып киткән йөзе, тагын да ныграк карайды.
– Тыңлыйм, Хәлим Габдрахманович!
– Киресенчә, мин тыңлыйм! Нәрсә бу?
Болгап җибәрелгән берничә бит кәгазь Вәсиләнең алдына килеп төште.
– Нигә минем рөхсәттән башка хатлар җибәрдегез уку йортларына?
– Урыныгызга калган урынбасар имза куеп чыгарды бит ул хатларга, сез хәбәрдар дип уйладым.
– Беркемгә дә, бернинди дә рөхсәт бирмәдем! Ахмаклар! Пычаксыз суйдыгыз күмәкләп!
Бер атнадан Айгөл үзе теләп эштән китте. Аның югары уку йортын тәмамлау турындагы таныклыгы ялган булып чыкты. Берничә көннән оешма җитәкчесен йөрәк өянәге белән дәваханәгә салдылар…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-08/s-yark-b-het-kitermi-3169671

Бәйле