Татар эстрадасының бер җырчысы бәби көтә

Җырчы Чәчкә тиздән икенче тапкыр әни булачак. Куанычлы хәбәрен ул социаль челтәрләрдә дусларына сөйләгән.

«Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер дип уйлыйм», — дип язган ул.  Чәчкә видеода арты белән борылган килеш биеп тора да, камерага борыла. Чәчкәнең эче инде шактый зур.

Искәртик, Чәчкә тормыш иптәше Ирек белән Весна исемле кыз үстерәләр инде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106838/

Бәйле