«Чакырылганда нибары 21 яшь иде…»

«Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллина да улын көтә.

Ул мобилизацияләнгән улы турында:

— Ятсак-торсак та, бөтен уй олы улыбыз турында. 26 сентябрьдә мобилизациягә эләкте. Бер ай “Казан Экспо”да булды, 24 октябрьдә махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Чакырылганда нибары 21 яшь иде, 22 яше анда тулды. Хәбәргә сирәк чыга. Куркыныч җиргә эләкте. Бик борчылабыз, бөтен егетләр исән-сау кайтсын иде, — дигән ул.

Барлык аналарның да көткәне аллларына чыксын иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-03-09/chakyrylganda-nibary-21-yash-ide-3170721

Бәйле