Мобилизацияләнүчеләргә “яшел коридор” булдырыла

-- Лейла

Хәрби хезмәткәрләр документлар рәсмиләштерү, диспансеризация узу һәм дәвалану буенча өстенлекләргә ия булачак.

Россиядә мобилизацияләнүчеләр өчен “яшел коридор” булдырыла. Дәүләт Думасының Сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Владимир Гутенев әйтүенчә, хәрби хезмәткәрләргә документлар рәсмиләштерү, диспансеризация узу һәм дәвалану буенча өстенлекләр биреләчәк.

Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә, “яшел коридор”дан тыш, ике атналык чираттагы ял чорында психологик ярдәм күрсәтү, ял-мәдәни чаралар да каралган.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле