Хәрбиләргә, хезмәт урыныннан бирелгән торактан файдалану белән бергә, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге булдырыла

-- Лейла

Россия Хөкүмәтендә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә, “служебный” торактан файдалану белән бергә, торак шартларын яхшыртуга чиратта тору хокукын да бирү каралган закон чыгаруны тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин белдергән.

Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, закон Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча (ул хәрбиләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, аларның гаиләләренә ярдәм итү зарурилыгызны кат-кат әйтеп килә) тәкъдим ителә. Хәрбиләр, “служебный” торактан һәм чираттагы урыннан тыш, торакны арендалау очрагында, аренда өчен түләү, акчалата компенсация алачак.
Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге кагыйдә теге яки бу сәбәпләр аркасында гаиләсен хезмәт итү урынына алып килә алмаган хәрбиләргә кагыла. Ягъни хезмәт шартлары якыннарының үз янәшәсендә булу мөмкинлеге бирмәгән урыннарда хезмәт итүче хәрбиләр турында сүз бара. Мондый урыннар исемлеген Россия Хөкүмәте төзиячәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле