Махсус хәрби операциядән ялга кайтканнар

Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очрашты. Хәзерге вакытта алар кыска вакытлы ялга кайткан.

Мэр аларга батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Фронтта һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Наил Мәһдиев һәр солдатка җылы аяк киеме һәм кирәк яраклар белән рюкзак бүләк итте. Махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107104/

Бәйле