Лилия Хәмитова: “Улым, әни, ә нәрсәдән куркасың, дип сорады”

Җырчы Лилия Хәмитова белән әңгәмә барып чыкмады, аягы таеп китеп егылып, ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китеп барды. Аның белән соңрак аралаштык. Винарис Илъегет тәкъдименнән соң.

Лилия сүзен, мин шок хәлендә бит әле, дип башлады:

– Бу хакта уйлаганым да юк иде. Кая инде ул кияүгә чыгу?! Әни авырый, улым өченче курста укый. Тормыш мәшәкатьләре хәттин ашкан. Мин бит аны энекәшем дип кабул иттем. Без аның белән бик күптәнге танышлар. Дуслыгыбызга егерме елдан артык инде. Тик шулай да, эшләр болай тирәнгә китәр дип уйламадым.
Ялгыз хатын-кыз ирле тормыш турында уйлыйдыр инде ул. Уй бер нәрсә, ә гамәл… Кичә Винарис тәкъдим ясагач, әйтәм бит, шок хәлендә калдым. Әле колагына пышылдап, бу шаярумы, дип сорадым. Юк, барысы да җитди, ди… Андый чакта якыннарың белән киңәшләшәсең. Әни, нишләвең бу, дип шаккатты. Улың да бар ич синең дип, акылга китерергә тырышты. Улым Әмиргә әйткәч, әни, ә нәрсәдән куркасың? – диде. Чыннан да, ә нәрсәдән куркам соң мин? Инде менә күпмедер вакыт узды, миңа бу халәт ошый, дигән фикергә килдем әле. Тәкъдим ясадылар да, чыгып киттем дигән сүз түгел инде, ә кәләш булып яшәве кызык икән.

Җырчы булачак ирен ышанычлы дип бәяли:
– Ул бик игътибарлы, ышанычлы. Артистлар да, Винарис оештырса, юл да уңа, концерт та яхшы уза, дип әйтә. Чыннан да шулай ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107139/

Бәйле