Гөлназ Сәфәрова: “Нәрсәгә кирәк миңа әни дигән кебек була бит!” [видео]

-- Лейла

Танылган алып баручы «Россия 1 — Татарстан» чыгып килүче тапшыруда гаиләсе белән төшкән. Гөлназ Сәфәрованың әти-әнисе, сеңлесенең гаиләсе татар теле турында фикер алышканнар.

– Нәрсәгә татар кешесе телен вата-җимерә сөйләшә, нәрсәгә ул балаларның русча гына белүен тели?! Мин аңларга тырышам, анализ ясыйм, әмма моны аңлап бетерә алмыйм!

Кайберәүләрнең миңа: “Нәрсәгә кирәк ул татар теле?” дип әйткәннәре бар! Ничек бу сорауны бирергә була? Нәрсәгә кирәк миңа әни дигән кебек була бит! Мин дә шулай дип әйтимме: нигә миңа әни дип йөримме, минем бит ирем бар, балам янында, өем бар диимме?! Шулай килеп чыга бит! Татар телебез — Ана теле бит ул! – дип үз фикерләре бик эмоциональ уртаклаша алып баручы.

Бәйле