«Өр-яңадан башлыйбыз сыман…»

Ришат белән Алиянең мәхәббәт тарихы озын булган.

Җырчылар Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина гаилә корырга килеште. Бу яшь гаилә дә Зәйнәп-Зөфәр, Җәвит-Зөлфияләр кебек озын гомерле булсын дип телик!

Алия социаль челтәрдә мәхәббәт тарихы турында болай яза:

«Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде. Без Ришат белән төнге клубта таныштык. Мин анда бары тик Ришат чыгыш ясаганга гына бардым. Янына килдем дә: «Мин синең баянчың белән аралашам», – дидем. Ә ул исә: «Ә, син шул Алиямени?» – дип кенә куйды.

Күпмедер вакыттан соң, без Ваһапов фестивалендә очраштык. Ришат минем телефон номерымны сорады. Ләкин ул номерымда ватсап юк иде. Шуңа без аның белән «ВКонтакте» челтәрендә языша башладык. Соңыннан Ришат миңа нидер җибәрергә теләде дә: «Миндә синең ватсабың юк шул», – диде. Мин аңа ватсап номерымны бирдем.

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды. Ләкин ул вакытта арабызда җитди мөнәсәбәтләр юк иде әле.

Без Ришат белән бик озак очраштык. Бу вакыт эчендә нәрсә генә булмады. Ә хәзер без бер-беребезгә яңадан гашыйк булып, барысын да өр-яңадан башлыйбыз сыман».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-03-15/r-ya-adan-bashlyybyz-syman-3177661

Бәйле