Яшәп калыйк! Әлеге сүзләр Биектау районының Шәпше авылында яшәүче Фәрит Гыйниятуллинның тормыш девизына әйләнгән. Сынап та карый аны язмыш. Әмма шулай да авырлыкларны җиңәргә көч таба ул.
Хатыны белән аерылышкан чакта игезәк кызларына 9 гына яшь була. Аларны әтиләрендә калдыралар. Инде яңа тормыш корып, матур гына яшәгәндә, Фәрит ике аяксыз кала. Ярты сүздән аңлаучы Риммасы ярдәмендә үзен кулга алып, тормышның якасына ябышып яши башлый.
– Бар авырлык берьюлы килде миңа. Ул чакта эшләгән өчен акча да түләмиләр иде. Ә тормыш алып барырга кирәк. Әллә Чечняга контракт белән китимме икән дигән чакларым булды. Хәтта медицина комиссиясе дә узып куйган идем. Әниемнең җибәрәсе килмәде. Булышырга кирәк, дип, үзе яшәгән Одесса шәһәренә чакырып алды да, мин китмичә калдым. Гаиләмнең дә сыналган чагы иде. Хатыным белән аерылышырга туры килде. Суд балаларны миңа бирде, – дип сөйли Фәрит.
Шушы ике баласы хакына үзендә яшәү көче таба ул. Ничек итсә итә, аякка баса. Озакламый тормыш сукмагында Римма очрый. Ул да ире белән аерылышкан, ялгызы бер кыз үстерә. Гаилә берләшеп, тату гына яшәп китә.
– Римма белән никахлы без. Тормыш куып, рәсми язылышырга да вакыт юк. Балаларны урнаштырып бетергәч, өйләнешербез, дип торам. Эльвира кызымны узган ел кияүгә бирдек. Эльмира да чыгасы иде, тик кияү буласы егетне махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Хәлен белеп торабыз инде. Исән-сау гына йөрсен, – ди Фәрит.
Өченче кызлары апрель аенда кияүгә чыгарга җыена. Фәрит исә шушы кызының туена барыр өчен йөрергә өйрәнә.
– 43 яшемдә аякларымны кистеләр. Йөгереп йөргән кеше идем. Дөрес, күп эшләдем. Салкын да тигәндер инде, аякларга ял да җитмәгәндер. Көнаралаш тәүлекле эшкә чыга идем. Табиблар, аякларыңда кан йөрми, диделәр. Алдан ук күренергә кирәк булган икән. Тик мин үзем суздым. Әле аякларыгызны кисәргә кирәк дигәч тә, карыштым. Ясаласы операциядән баш тарттым. Ярый әле хирург бик яхшы кеше булып чыкты. Ул хатыныма барысын да аңлаткан. Бары тик аякларны кисеп кенә, минем гомерне саклап була дигән, – дип сөйли Фәрит. – Римманы тыңладым. Төп таянычым да ул иде бит. Аннан җылы сүз ишеткәч, мин үземнең ялгыз түгеллегемне тагын бер кат аңладым. Димәк, без икәү бергә барысын да җиңәчәкбез. Моңарчы да җиңдек бит әле. Әнә шушы уйлар белән мин операциягә кердем. Яшермим: беренче вакытта бик авыр булды. 1 метр да 85 сантиметрлы ир-ат ярты гәүдәлегә калсын әле. Иң кыены шул булды. Аякларымда басып йөргән чакларымны сагындым. Еладым да. Беләсезме, кешеләрнең мине кызгануыннан йөрәккә кыен була иде. Мин инде йөри алмаячагыма күнеккән идем. Тик менә башкаларның сүзләре йөрәкне өтәләде.
Фәрит операциядән соң 2 ай өйдә генә була. Коляскада йөри. Бервакыт өйдә үзе генә калгач, коляскадан төшеп, үрмәләп карый. Әкренләп өйне урап чыга. Була икән бит. Шуннан урамга чыгып китә. Үзен сынап карар өчен, куллары белән генә тотынып, баскычтан өй түбәсенә кадәр күтәрелә. Аннары ишегалдында яткан утыннарга күзе төшә. Хатыны кызының тау шуа торган чанасын бирә. Шуның белән Фәрит ишегалдындагы утыннарны ташый.
– Мин инде башка рульгә утырмам дип, хатынымны машина йөртергә укыткан идем. Янәсе, үзем йөртмәм. Әмма тормыш бүтәнгә өйрәтте. Машинаны сатып, икебез утырып йөри алырлык квадроцикл алдык. Менә шуннан мин чынлап яши башладым. Күзгә тормыш күренә башлады. Абзарга чыгам, нидер җитми сыман. Тавык-чебешләр алдык. Аннары инде үзебездә чеби-үрдәк чыгарырга уйладык. Безнең 10лап күркәбез дә бар иде. Шуларның йомыркаларыннан бибиләр чыгарып карадык. Аннары инде тавык, үрдәк йомыркаларын алып кайтып куштык. Бытбылдыклар үрчеттек. Аларның йомыркаларын кая куярга белми башладык. Башта бушлай тараттык. Хәзер инде җитми дә. Әнә шулай әкренләп эшләр җайланды, – ди Фәрит. – Элек кешеләргә ремонт эшләре белән булыша идем. Аяксыз дип тормадылар, алар да чакыра башлады. Бу халәтемә үзем дә ияләштем инде. Тик барыбер аякка басып йөрисем килә. Ике ай элек миңа дигән протезлар әзер булды. Шуларны киеп йөреп тә карадым. Тырышсаң, була икән. Таяксыз йөрергә өйрәнеп киләм. Кызымны кияүгә бирәсем бар бит.
Фәриткә әнә шул кызларны үстерәсе, кеше итәсе, кияүгә бирәсе бар дигән сүзләр яшәргә көч биргән дә инде. Бала җанлы булган ул! Өч кызын да бертөрле яратып, кадерләп үстергән. Әнә хәзер тормышларына сөенеп бетә алмый. Киявен дә мактап кына тора. Ә юлында Римманы очраткан өчен, ул хәзер Аллаһы Тәгаләгә кат-кат рәхмәт әйтә.
– Үләргә беркайчан да соң түгел дип яшим. Аяксыз да яшәп була икән. Елап утырсаң, берни барып чыкмый. Кеше үз язмышын үзе яза, – ди Фәрит. – Гомер дигәне бигрәк тиз уза. Әле кайчан гына Римма белән танышкан идек, 20 ел үткән дә киткән. Шуңа күрә һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107343/