Әти-әнисенең мәетләре янында яшәгәннәр…

Ике сабыйны күршеләре коткарган.

Екатеринбургта ике сабый үлгән әти-әниләре янында яшәгән.

Бу хәл Таганская урамындагы йортта була. Фатирда ир һәм хатынның үле гәүдәләре табылган. Шунда ук ике яшьлек малай һәм өч кенә айлык кыз бала да була.

Ишекне шул йортта яшәүчеләр ачкан. Алар балаларның елавын ишеткән. Моннан тыш, фатирдан су агып чыккан, күрәсең, малай кранны ача алган.

«Анда бер гаилә фатир арендалап яши иде. Алар берничә көн күренмәде һәм тавышлары да ишетелмәде, ә балалар туктаусыз елады. Алар белән күршеләр ишек аша сөйләште. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы полициясез килмәде, полиция дә ашыкмады, — дип хәбәр итә йортта яшәүче. — Нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләрнең берсе үзе кораллар алып килде һәм ишекне ачты, аңа яшь курсантлар ярдәм итте”.

Фатирның хуҗасы, беренчел мәгълүматлар буенча, Санкт-Петербургта яши.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-16/ti-nisene-m-etl-re-yanynda-yash-g-nn-r-3179052

Бәйле