Баласын ашатмый интектергән…

Башкортстанда бер хатын-кыз 14 яшьлек инвалид баланы ачлыктан интектергән.

Авыргазы районы прокуратурасы урындагы хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» мәддәсе буенча җинаять эшендә гаепләү актын раслады. «Башинформ» агентлыгына Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кыз, хәрәкәт аппараты авыруыннан интегүче 14 яшьлек инвалид баланың әнисе буларак, 2022 елның августыннан сентябренә кадәр аны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, антисанитар шартларда тоткан.

Кыз даими рәвештә ашау мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән, аның, шулай ук, яшәү өчен мөһим дарулары да булмаган. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен хатын берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Профилактика чараларына карамастан, ул әхлаксыз тормыш алып баруын дәвам иткән.

«Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле булуын таный, бала әтисенә тәрбиягә бирелә. Җинаять эше судка карау өчен җибәрелгән», — дип билгеләп үтте Прокуратура хезмәткәрләре.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2023-03-16/balasyn-ashatmyy-intekterg-n-3179634

Бәйле