Яңа туган сабыен “Кояш белән туклануга” күчергән…

Нәтиҗәдә, билгеле блогерның баласы мәңгелеккә күзләрен йомган…

Дөньяга яңа туган сабый үзе берни эшли алмый, аның иминлеге, сәламәтлеге өлкәннәр кулында. Монда әти-әнинең нинди булуы күп нәрсә турында сөйли. Кызганыч, адекват булмаган “гомер бирүчеләр” дә бар шул…

Билгеле блогер Максим Лютый бары тик чи ризыклар ашап яшәве һәм Кояш энергиясеннән туклануы белән Интернет киңлекләрендә популярлык яулады. Кояшка якынрак булыр өчен 40 яшьлек ир туган шәһәре Санкт-Петербургтан Сочига күченде. Анда бу парның сабыйлары туды. Сәер пар хәтта бала тудыру йортына да бармаган, сабый өйләрендә дөньяга килгән.

«Осторожно, новости» хәбәр иткәнчә, Максим яңа туган балаларын да кояш белән тукландырырга уйлаган. Ләкин бераз вакыттан баланы өянәк тота башлагач, бу “ата-ана” табибларга мөрәҗәгать итәргә була. Белгечләр сабыйны коткарып өлгерә алмый…

Бичара бала бер ай да яшәп өлгерә алмаган. Максимны кулга алганнар, җинаять эше кузгатылган.

Сәер парның күршеләре әйтүенчә, Максимның хатыны йөкле чагында кайвакыт иреннән качып кына күршеләренә ашарга кергәләгән. Блогер йөкле хатына да кешечә тукланырга рөхсәт итмәгән булган…
Бу кешенең фотосына карагыз әле, үзе бер дә ашамыйча яшәүчегә охшамаган…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-16/ya-a-tugan-sabyen-koyash-bel-n-tuklanuga-k-cherg-n-3179989

Бәйле