«Андагылар Аллаһы Тәгаләгә якынрак»

Җырчы Таһир Асылгәрәйнең махсус хәрби операциядән кайтканлыгын язган идек. Ул уй-кичерешләре белән уртаклаша. 

«Андый җиргә кеше үз карары белән генә китә ала. Акча эшләү нияте белән китүчеләр дә юк анда. Минем тирәмдә барысы да үзе теләп килгән егетләр иде. Алар арасында 18-20 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә бар. Кайсы бер ел элек кенә хезмәттән кайткан. Мин үзем – 30 ел элек армиядә булган кеше. Һәм мин мондый вазгыятьтә анда китү карары кабул иткән ул егетләрнең барысын да геройлар дип саныйм», — дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Күпләр бу хәлләрне читтән күзәтә, телевизордан карап: «О, менә монда сугыш бара, менә безнекеләр һөҗүмгә күчте», – дип утыра. Әйләнә-тирәмдә: «Нигә бардың, нигә кирәк иде ул сиңа?» – дип әйткән кешеләр дә бар. Ничек кенә булса да, бу – минем тормышым һәм ничек итеп яшәячәгемне мин үзем сайлыйм. Мин барып кайтырга, катнашырга уйладым һәм бу гамәлем өчен аз гына да үкенмим. Әгәр дә син минем гамәлләремә каршы икән, димәк, син алар позициясе яклы, һәм син бу турыда ачык итеп белдерүдән курыкмаска тиешсең. «Мин Украина нацистлары яклы, аларны хуплыйм», – дип әйтергә тиешсең. Төрле сүзләр сөйләргә, социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язарга булдыралар, ә турысын әйтергә куркалар. Артист буларак та сине меңләгән кеше яратканда иҗатыңны ошатмаган 3-4 кеше табыла бит. Шуның кебек, әлеге мәсьәләдә дә төрле фикерле кешеләр булуы – гадәти күренеш».

— Көнкүрешегез турында сөйләгез әле. Солдатлар ачлы-туклы яши икән, кораллар начар икән, дигән сүзләр йөрде. Контракт буена хезмәт итүчеләрнең көнкүреш шартлары, кораллары мобилизацияләнгән солдатларныкыннан аерыламы?

— Авыр вакытлар күп була, әмма анда беркем дә ач тормый, болар барысы да – әкият. Ач торырга, хәрби хезмәттәге егетләрнең күпме хезмәт хакы алуы беркемгә дә сер түгел. Бәлки, нәрсәнедер син хезмәт иткән урынга китереп өлгермәскә мөмкиннәр. Корал, техника ягыннан да өр-яңа техника эләкмәскә мөмкин. Кайсындыр төзәтәсең инде. 

«Тегендә» дә ишетәм мин ул зарлануларны. Боеприпаслар да, корал да җитә. Бәлки, бүленеш буенча китереп җиткерә алмыйлардыр инде, бигрәк тиз килеп чыккан әйбер бит бу. Командование дә синең һәр капризыңны үтәп өлгерә алмый.

Әйе, артык зур мәсьәләләрне күтәрмибез. Чөнки син бу хезмәткә алынгансың икән инде, «задание»ләрне дә үтәргә тиешсең. Кайдадыр көтеп торырга туры килә, кайдадыр торгызалар да, ут эченә алып кереп китәләр. Сугыш – сугыш инде, бернинди арттыруларсыз. Әниләр «сугыш афәте, ачлык күрсәтмәсен Ходай» дип әйтәләр иде бит….»

 Җырчы, сугыш шартларында исән калырга догалар ярдәм итте, дип исәпли. «Андагылар Аллаһы Тәгаләгә якынрак», — ди ул.
Аның планнары зурдан. Көзгә аерым концертлар куярга әзерләнәчәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-03-17/andagylar-alla-y-t-gal-g-yakynrak-3180341

Бәйле