Ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы ике хатын-кызны бәби табу йортыннан каршы алганнар

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәрби хезмәткәрләр гаиләләрен сабыйлары дөньяга килү уңаеннан тәбрикләгән.

“Чаллыда бик матур традиция – бала тууны теркәү тантанасын үткәрү гадәте яшәп килә. Бүген моның өчен аерым зур сәбәп бар – хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә кыз балалар дөньяга килде”, – дип язган ул.
Башкарма комитет җитәкчесе бәхетле ата-аналарга бүләкләр һәм сабыйларына кирәк-ярак алу өчен 100әр мең сум акча тапшырган.

“Яшь ханымнарга сәламәтлек, мәхәббәт һәм изгелек телим! Гаиләләрегездә тынычлык-татулык, муллык һәм иминлек булсын! Егетләребез – хәрби хезмәттә, әмма Чаллы һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. “Үзебезнекеләрне ташламаячакбыз!”, – дип вәгъдә иттек, диелгән башкарма комитет җитәкчесенең сәхифәсендә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107518/

Бәйле