Татарстанлылар тау чаңгысы спортына караганда тимераякларда шууга өстенлек биргәннәр

-- Лейла

Tele2 кышкы сезон дәвамында Казан, Чаллы һәм тау чаңгысы белән шуа торган мәйданчыкларда кулланыла торган трафикны анализлады. Tele2 абонентлары Татарстанда 360 ТБтан артык мобиль интернет кулланган, бу узган ел белән чагыштырганда 14%ка күбрәк дигән сүз. Бу кышта исә иң популяр булып, ачык һавада тимераякларда шуу булган.

2022-2023 елларның кышкы сезонында татарстанлылар тимераякларда актив шуганнар. Казанның шугалакларында Tele2 абонентлары 140 ТБ һәм Чаллыда тагын 60 ТБ интернет сарыф иткән, шул ук вакытта иң күп вакыт интернет белән кулланган вакыт ачык һавада боз мәйданчыкларында булган.  Әйтик, интернет-трафик күләме буенча иң күп кулланылган урын булып, «Үләндәге хоккей үзәге» шугалагы лидер булып тора, кышкы чорда бирегә килүчеләр 37 ТБтан артык интернет кулланган. Популярлыгы буенча икенче урында «Дубравная» мәйданчыгы, биредәге шугалак агачлар арасындагы урман аллеяларында урнашкан, монда оператор клиентлары 23 ТБ интернет белән кулланганнар. Өченче урында – Кара күлдәге боз мәйданчыгы, анда трафик саны 21 ТБ тәшкил иткән. Спорт объектларыннан иң популяры «Татнефть Арена» булган, биредә 20 ТБ диярлек интернет кулланылган.

Чаллыда Tele2 абонентлары «Азатлык» мәйданында урнашкан бушлай шугалакны сайлаганнар, биредә алар 38 ТБ мобиль интернетсарыф иткәннәр. Популярлыгы буенча икенче урында – «Медео» үзәге тора, биредә 12 ТБ тирәсе интернет йөкләнәлгән, өченче урында Майдан тирәсендәге шугалак тора, анда күрсәткеч 6 ТБ тәшкил иткән.

Республика тау чаңгысы комплекслары кунаклары бөтенесе бергә 160 ТБ интернет кулланганнар. Традиция буенча лидер булып, Кукмараның «Бакыр тавы» комплексы кала, анда күпләр беренче тапкыр чаңгыда һәм сноубордта шуа. Биредә халык 60 ТБ интернет кулланган. Икенче урында Зәй районында урнашкан Федотово комплексы, Tele2 абонентлары биредә 34 ТБ интернет сарыф иткәннәр. Өченче урында – Балтач чаңгы трассасы һәм «Каскад» комплексы, һәркайсында чаңгы сөючеләр 19 ТБ тирәсе интренет кулланганнар.

Нәтиҗәдә, тау чаңгысы комплексларында һәм шугалакларда татарстанлылар кышкы сезонда гына 360 ТБ интернет сарыф иткәннәр, бу узган ел күрсәткечләреннән 14%ка артык дигән сүз. Трафик күләме 20 еллык өзлексез видеофильм белән чагыштырырлык. Чагыштыру өчен оператор 2021-2023 елларның 1 декабреннән 12 мартына кадәр кышкы сезон мәгълүматларын кулланган.

Сүз уңаенда, Tele2 – Россиядә 2003 елдан бирле эшли торган кәрәзле элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонентлар базасы 47,5 миллион кулланучы тәшкил иткән (MVNO «Ростелеком»ны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә аерым шәхесләр өчен дә, корпоратив клиентлар өчен дә гади һәм уңайлы тәкъдимнәре бар. Оператор югары хезмәт сыйфатын һәм клиентларга хезмәт күрсәтүнең иң яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 Телеком-тармакның NPS (Net Promoter Score) индексы буенча лидер булып тора – бу кулланучыларның компания хезмәтен теләсә кайсы вакыт һәм теләсә кайсы җирдә тәкъдим итәргә әзерлеген күрсәтә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, NPS күрсәткече lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, иң якын көндәшенең нәтиҗәсен 11 адымга алга китеш ясады. Моңа өстәп Tele2 телеком читләреннән үк чыга һәм мобиль сервисларның яңа экосистемасын булдыра. Башка тармаклардагы компанияләр белән берлектә, оператор инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвеше белән бергә атлый.

Tele2 турында күбрәк мәгълүмат корпоратив сайтларда һәм социаль челтәрләрдә:

Tele2 – tele2.ru

«ВКонтакте» – vk.com/tele2

Надежда Анзонгер, менеджер по работе со СМИ макрорегиона «Волга» Tele2

Тел. моб.: +7 (902) 302 39 12

Тел. раб.: +7 (831) 291 00 60, доб. 28663

E-mail: [email protected]

Бәйле