— Үз теләгем белән хезмәт итәргә барырга теләдем, әмма частька килеп җиткәч, минем хәрби хезмәткәр булырга тиешлегемне әйттеләр. Контрактка кул куюдан баш тарттым һәм частьтан киттем. Ләкин приказ язылган булган. Хәзер шалтыраталар, җинаять эше кузгату белән яныйлар. Мондый хәлдә нишләргә?
— Контрактка кул кую — ирекле эш. Хәтта мобилизацияләнгәннәр дә кайвакыт контрактка кул куюдан баш тарта. Ләкин мобилизацияләнгән кеше инде алдан ук хәрби хезмәткәр булып санала һәм Президент указы буенча чакырыла.
Сез үз теләгегез белән хәрби комиссариатка килгәнсез. Димәк, сез мобилизацияләнгәннәр статусына кермисез һәм бернинди җаваплылыгыгыз да юк. Башта үзегезнең хәрби комиссариатка һәм хәрби Прокуратурага әлеге хәлне аңлатып гариза белән мөрәҗәгать итегез. Хәрби Прокуратураның җавабын бу частька җибәрә аласыз.
Сезнең хәл бик үк стандарт түгел. Әгәр дә частька кабул итү турында приказ булса, Сез шулай ук хәрби хезмәткәр булачаксыз. Законнарда каралган барлык таләпләр Сезгә дә кагылачак.
Шуңа күрә хәрби Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта фараз иллегә-илле, бәлки, частька кире кайтырга да туры килер.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-18/kontraktka-kul-kuymagan-idem-3182016