20 яшьлек авыл хатыны өч айлык баласын үтергән

Омск өлкәсе суды Горький районында яшәүче 20 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул бергә яшәгән ир белән низагтан соң үзенең яңа туган сабыен үтергән.

Судта билгеләнгәнчә, авылда яшәүче бу хатын-кыз узган елның 9 августы кичендә баласының әтисе – 32 яшьлек ир-ат белән кәеф-сафа корган. Хәмер беткәч, яшь ана тагын бер шешә аракы юнәтү өчен кибеткә барасы булган. Әмма сөяркәсе аны өеннән чыгармаган. Тавыш купкан. Шулчак исерек хатын тавыш-гаугадан уянган нәни улын караватыннан сөйрәп алган да башы белән берничә тапкыр идәнгә бәргән. Нарасый шундук һәлак булган.

Омск өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд аңы 15 елга төрмә җәзасына хөкем иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107951/

Бәйле