Әсирлеккә төшкән өчен җәза билгеләнде

Хәрби хезмәткәр сугыш хәрәкәтләре барышында дошманга ныклы каршылык күрсәтергә һәм әсирлеккә төшүдән качарга тиеш, хәтта үз хәрби частеннан аерым һәм чолганышта булган  хәлдә дә.

Кичә Дәүләт думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертүне хуплады. 

Үз теләге белән әсирлеккә төшкән өчен русиялеләргә 10 елга кадәр колония яный ала.

Төзәтмәләр нигезендә хәрби хәрәкәтләр вакытында үз теләге белән әсирлеккә төшү, частьны калдыру, мародерлык иректән мәхрүм итү белән җәзалана.

Русия Җинаять кодексына төзәтмәләр белән берничә яңа мәддә кертелә, аерым алганда, «ирекле рәвештә әсирлеккә төшү» (352.1 мәддә). Әсирлеккә төшкән өчен, дәүләт хыянәте билгеләре булмаса, өч елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный. Булганда инде 20 ел төрмә яный ала. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-22/sirlekk-t-shk-n-chen-za-bilgel-nde-3186242

Бәйле