Татарстанда психик авыруы булган яшүсмер әбисен кыйнап үтергән

Болгарда коточкыч фаҗига булган: яшүсмер әбисен кыйнап үтергән. 

Психик авыру егет әнисе кибеткә киткәч әбисе белән генә өйдә калган. Әнисе чыгып киткәндә улы үзен тыныч тота, бернинди куркыныч тудырырлык халәттә булмый.

Яшүсмер бик тиз кызып китә һәм 75 яшьлек әбисен кыйнап ташлый. Әнисе кайткач ашыгыч ярдәм чакырта. Зыян күрүче моңа кадәр ашказаны-эчәк органнары авыруыннан интеккән, ә кыйналганнан соң аның хәле тагын да мөшкелләнгән. Табиблар аны коткару өчен барысын да эшләгән, операция да ясаганнар, тик ул хастаханәдә үлгән.

Егетне Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга салганнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять ‘эше кузгатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108038/

Бәйле