Валерия җитди авырый…

Аның белән бергә бөтен гаиләсе дә чирләгән.

Җырчы Валерия табиблар ачыклый алмаган авыру белән авыруы турында сөйләгән.

Артист вируслы инфекция йоктырган, ул тиздән аның бөтен гаиләсен, шул исәптән 85 яшьлек әнисен дә зарарлаган. Бу хакта җырчы «Бишенче канал»га сөйләгән. Медицина анализлары бернинди дә тискәре факторларны теркәмәгән.

«Анализларыбыз идеаль, әмма үзебезне начар хис итәбез», — дигән ул.

Валерия беркайчан да шулкадәр озак авырмавын билгеләп үтте. Ул аеруча әнисе сәламәтлеге өчен борчыла. Җырчы хәтта әнисен дәваханәгә салган. Әлеге вакытта медицина тикшеренүләре дәвам итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-23/valeriya-itdi-avyryy-3188553

Бәйле