Өч яшьлек бала батып үлгән

Ул күлләвектән уенчыгын алырга маташкан.

23 мартта Башкортстанда, Мәчетле районының Азангул авылында эрегән кар суы тулган күлләвектә 3 яшьлек кыз батып үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бала урамда йорты янында туганнары белән йөргән. Ул күпбалалы имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисе декрет ялында.

Аның уенчыгы су тулган чокырга төшеп киткән. Бала аны алырга маташканда бәхетсезлеккә тарыган.

Бу фаҗиганең хәл-шартлары ачыклана.

Балаларны күздән яздырмагыз. Бирәк тә сулыклар янында. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-24/ch-yashlek-bala-batyp-lg-n-3189394

Бәйле