Казанның “Ярдәм” мәчетендә беренче ифтар-бокслар өләштеләр

-- Лейла

Ифтар-боксларны алучылар арасында – мәчет-мәхәлләләрдәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, аз керемлеләр, шулай ук уку йортлары студентлары бар.

Рамазан аеның 1 көнендә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны тарата башладылар.

“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Рамазан аенда көн саен ифтарга әзер ризык тутырылган 1000нән артык ланч-бокс тарата. Ифтарның күп өлеше Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең мәчет хезмәткәрләре һәм волонтерлары тарафыннан мохтаҗларга җиткерелә.

“Ярдәм” мәчетенә ахшам намазына килүче мөселманнар өчен шулай ук савытларга тутырылган ризыкны тарату каралган. Шулай ук “Ярдәм” хәйрия фонды залларында көн саен 500 кешегә традицион ифтарлар үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

ТНВ

Бәйле