Спортчы Алинә Заһитова юл һәлакәтенә очраган

-- Лейла

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова такси машинасында авариягә юлыккан. Моның турында спортчы үзе телеграм-каналында сөйләде.

Башта Алинәнең шәхси машинасын эвакуатор алып киткән. Шуңа күрә ул такси чакыртырга була.

«Сәер, оят очрак. Иртән көнем бик уңышлы, нәтиҗәле булачак, дидем. Язмыш башкачарак уйлаган. Башта машинамны эвакуацияләделәр. Аны эзләп арлы-бирле йөрдем. 3 сәгать вакытым әрәм булды. Такси чакырттым, анда авариягә очрадык. Бүген минем «бәхетле» көнем булды, ахрысы», — дип сөйли Алинә.

Алинә бүгенге көннән шундый нәтиҗә ясаган — «башта эшлә, аннан сөйлә!»

ТНВ

Бәйле