“Их, синең кебек бер уйнар идем дә, бөтен хәсрәтләрем таралыр иде», — дип хыяллана аның әнисе.
– Мин биш балалы гаиләдә төпчеге. Әти үлгәндә миңа өч ай була. Абый-апалар да зур түгел… Әнигә бик кыенга туры килә. Бөтен сагышын эченә җыеп баргандыр инде ул, күңеле тулып ташыганда шулай дигәндер. Хәер, әниебез үзе дә бик матур җырлый иде. Укыганда җыр укытучысы балаларга җырны миннән җырлатып өйрәттерә иде дип сөйләгәне истә. – Балтач районының Яңгул авылында гомер кичерүче, җыр-моң яратучы райондашларына яхшы таныш баянчы, җырчы Рузилә апа Габдрахманова белән әңгәмәбез әнә шулай башланды.
– Рузилә апа, ул чакта бит авыл баласының музыка мәктәбенә йөреп белем алу мөмкинлеге булмаган. Баян, гармун сезнең тормышка каян килеп керде?
– Әтиебез үлеп, берничә ел үткәч, күршебез, мәрхүм Нәкыйп абый Нәҗипов безгә тальян гармун кертеп бирде. Балалар күп, бер шөгыль булсын дигәндер инде… Бөтенебез шуны кычкыртырга, уйнарга өйрәнергә тотындык. Беренче сыйныфка укырга кергәндә инде мин “Умырзая” ны уйнап җырлый идем. Шамил абыем бик матур итеп уйнарга өйрәнде, Ильяс абый белән Зиннур абый минем кебек кычкыртырга гына өйрәнә алды (Рузилә апаның уйнаганын бер генә тапкыр ишеткән кеше дә бу “кычкырту”ның ни дәрәҗәдә булуын аңлар. – авт.). Бераздан әни абыйларга баян алып бирде. Мин инде алардан кача-поса баянда да уйнарга өйрәндем. Абыйлар: “Кыз балага баян нәрсәгә ул, тальянда уйнагач та җиткән”, – диләр иде. Аның саен үҗәтләнә-үҗәтләнә уйный идем (абыйларым мәрхүм инде). Ул чорда баянчылар аз иде, магнитофон юк. Бик күп туйларда уйнадым. Кулларың туңамы диеп жәлләүчеләр сирәк иде, әле бу көйне уйна, әле монысын дип заказ гына бирәләр иде. Кыш көне дә туй-мәҗлесләр бит ул чакта өйләрдә үтә, тәнәфесләргә урамга чыгалар, ул тәнәфесләр шактый озын була, халык бик актив, алыштырырга кеше юк… Бөтенесе бер гармунга-баянга иде бит.
– Дәрәҗәгез дә зур булгандыр инде. Баянчылар бик кадерле иде бит…
– Мең шөкер. Үзем дә ялындырмадым. Хезмәтем дә баян белән бәйле булды. Өч ел клуб мөдире булып, аннан соң балалар бакчасында музыкант булып эшләдем мин. Балалар белән эшләве бик күңелле, рәхәт булды. Борнакта да, тормышка чыккач Яңгулда да клубларда үткән бөтен чараларда да актив катнаштым. Ирем Рәшит тә, кайнанам да сүз әйтмәделәр. Ирем үзе дә гармунда уйный, бик матур җырлый иде, ул бик катнашмады, кулыннан килмәгән эше юк иде. Бөтен төзелешне бергә алып бардык, бөтенесе җитеш булгач кына китеп барды. Әни әле аннан соң ун еллап яшәде, бу хәсрәтне бергәләп күтәрдек. 99 яше тулганда үлде ул, әмма барыбер яшәүдән туймады. Минем ике исемем бар. Миң чыккач, Миңсылу дип тә кушканнар. Нигәдер, ул гел шул исемем белән эндәшә иде. “Миңсылу, бер дә үләсе килми. Әмма дә рәхәт бит тормышлар”,– ди иде. “Баштарак үләсе калган”, – дип тә көлдерә иде.
– Бу сәләт балаларыгызга да күчкәнме?
– Күчкән. Резидә, Ранил, игезәк кызларыбыз Рәйсә-Рәсимә барысы да бик матур җырлый. Алар белән бик күп бәйгеләрдә, район күләмендә үткәрелгән конкурс-чараларда катнаштык. Җиңүләр дә яуладык. Тик берсе дә гармунда уйнарга өйрәнәм димәде. Алар үскәндә инде магнитофоны да, видеоаппаратуралар, дивидилар… бар иде шул. Бездә исә берсе дә булмады. Күңел юатыр өчен, бушлыкны тутыру өчен шулай уйнарга өйрәнгәнбездер дим инде.
– Гармунчы буларак үзегез аерым бәйгеләрдә катнаштыгызмы?
– Районда гына түгел, республика бәйгеләрендә дә гармун буенча да, җыр буенча да алган урыннарым бар. Гармун буенча җиңүләрем күбрәк. Әле дә авылда үткән бөтен чарага чакыралар. Рәхмәт, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә онытмый, авылдашлар-тамашачылар да һәр җырымны алкышлап озата.
– Килешәсездер, гармунда уйнау бик күпләрнең хыялы. Их, рәхәтәнеп бер уйна икән, ди күбебез…Тик хыялланып кына уйнарга өйрәнеп булмый шул. Сәләт кирәк.
– Әнием дә бала чакта: “Уйна, кызым. Их, синең кебек бер уйнарга иде. Бөтен хәсрәтләрем таралыр иде”, –ди иде…
– Өйдә, үзегез өчен генә уйныйсызмы?
– Хәзер, шөкер, өч баяным, хромкам, тальяным бар. Элек үзем уйнарга өйрәнгәннәрен дә саклыйм әле. Өйдә шундый бер бүлмә бар – балалар бүлмәсе дибез без аны. Баяннарым шунда тора. Кайчакта күңелгә авыр булып китә дә, әнә шул бүлмәгә кереп, күңелем бушаганчы барысында уйнап чыгам. Рәхәт булып китә…
Гөлсинә Хәбибуллина, «Ватаным Татарстан»