Хокук бозган биш мең кеше ярлыканган

«Вагнер» шәхси хәрби компания җитәкчесе Евгений Пригожин белдерүенчә, алар барысы да махсус хәрби операциядә хезмәт иткән.

Евгений Пригожин «Вагнер» ЧВКсы белән контракт тәмамланганнан соң биш мең тоткынның ярлыкануы турында хәбәр итә.

«Ярлыкау алганнан соң бер ай эчендә кабат җинаять кылган кешеләрнең проценты — 0,31%. Бу стандарт күрсәткечләрдән 10-20 тапкыр кимрәк. Шуңа күрә мин ышаныч белән әйтә алам: Русиядә җинаятьчелекне без ун тапкыр киметтек, ә элекке тоткыннарның ихтыяр көчен элекке пионерларныкыннан да ныграк ныгыттык», — дип Пригожинның сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-26/hokuk-bozgan-bish-me-keshe-yarlykangan-3192256

Бәйле