Әнвәр Нургалиев русча җырлавына бәя бирүчеләргә уйланырлык җавабын бирде [видео]

-- Лейла

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Салават шәһәрендә концерт вакытында «Белым снегом» дигән русча җыр башкарган. Ул аны төркемендәге бас гитарачы Владиславның әнисе Елена Яковлевнага атап җырлаган.

Бу видеодан соң кайберәүләр Әнвәр Нургалиевны җырлый белмәүдә гаепләп чыкканнар. Хәтта ничек җырларга кирәклеген дә аңлатучылар табылган. Танылган җырчы «Татар Тудей»га укучыларда төрле фикерләр уяткан русча видео буенча аңлатма бирде.

— Залда гитаристымның әнисе утыруын белә идем. Шул рәвешле аның да күңелен күрәсем килде. Һәрвакыт шуны әйтәм һәм әйтәчәкмен: синең нинди милләттән булуың мөһим түгел, кеше булып калырга кирәк. Ул кешедә киләчәккә ышаныч та, төпле иман да булуы шарт. Ә ничек җырларга кирәклеген өйрәтмичә дә беләм. Һөнәрем буенча вокал укытучысы мин, — дип белдерде Әнвәр Нургалиев.

Бәйле