Бер кыз, 350 мең сум түләп, яшүсмерләргә әнисен үтерткән

Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә кызы үз анасын 350 мең сумга үтерткән. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе Баш тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, кыз, әнисе белән тавышланышкач, танышыннан әнисен үтерү өчен кешеләр табуны сораган. Егет бу “эшне”, 350 мең сум түләп, ике үсмергә тапшырган. 24 мартта кыз һәм аның танышы тегеләрне фатирга керткән. Алар ана кешенең кайтуын көткән. Хатын-кыз фатир ишеген ачып керүгә, үсмерләрнең берсе аңа ташланып, буып үтергән.

Үсмерләр ике көннән соң төнлә шушы фатирга кайтып, хатын-кызның мәетен үзләре әмәлләгән носилкага салганнар да йорт янындагы чүп савытлары янына чыгарып куйганнар. Мәетне шуннан узып барган бер кеше күреп алган”, – диелгән ведомство хәбәрендә.

Үтерүчеләрне эзләп тапканнар. 2009, 2002, 2006 һәм 2007 елларда туган 4 кешене тоткарлаганнар. Аларга Җинаять кодексының “Алдан сүз куешып, төркемләшеп үтерү” статьясы буенча гаепләү белдерелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108579/

Бәйле