Бу фотода әзрәк Зәйнәп, әзрәк Уразова, әзрәк Иркә да бар

Сәхнәгә өченче ел тектергән күлмәген киеп, чәчләрен икегә ярып үреп чыкса да яратабыз. Ә болай танымый да торырсың… Кем булыр бу?

– Мине бүген бер хатын күрде дә курыкты, ахры, «Чудо-юдо», дип ычкындырды. Әллә әкияти персонажларны әйбәт белә шунда. Минем үземә дә кызык тоелды: ниүжәли шулай куркыныч инде? Без үзебез дә визажист белән, Кардашьянны искә алып, көлешкән идек. Монда аңардан да бик еракка җибәрделәр әле мине.

Ни генә эшләсәң дә, аның бит бер нәтиҗәсе булырга тиеш, шулай бит? Юкса, нидер эшләп маташуыңның кирәге дә калмый, – дип язган Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә куйган бу фотосы янында.

Кешеләрдә үзен «чеметеп» алудан тагын сөйкемлерәк була торган сыйфатны урыслар «самоирония» диләрме әле? Биредә дә шул. Халык әйтмешли, чыпта япса да гүзәл, затлы инде Зәйнәп. Матурлык өләшкәндә олы капчык тотып торгандыр, шуңа аннан ничек тели, шулай файдалана.

Әмма аның язылучылары арасында табигый матурлык белән сак булырга өндәүчеләр дә бар:
«Бөтен Татарстанга бер пластик хирург һәм визажистмыни соң ул? Илсөя, Зинира, Зәйнәп…»;
«Гафу итегез, үз йөзегезне югалткансыз. Сез бит – бик сөйкемле ханым. Ә монда, чынлап та, «чудо-юдо» булган»;
«Бу фотода әзрәк Зәйнәп, әзрәк Уразова, әзрәк Иркә да бар»;
«Нишләп үзегезне шулай боздыгыз? Бу бит – ясалма»;

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?

чыганак:

Бәйле