Эш атнасын дүрт көнгә калдырырлармы?

Әмма моның өчен бер шартны үтәргә кирәк.

Россиядә эш атнасын дүрт көнгә калдырырга мөмкиннәр. Әмма бер шарты бар: илдәге икътисади вазгыятьтә тискәре чагылыш тапмаска тиеш бу. Шул исәптән хезмәт хакы кимүгә, азык-төлек товарлары, продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтү бәяләре кыйммәтләнүгә китермәскә тиеш. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип белдергән.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, узган елда Россиядә яшәүчеләрнең яртысы чамасы дүрт көнлек эш атнасы кертү тәкъдимен хуплаган. Шул ук вакытта һәр өч кешенең берсе, хезмәт хакының кимергә мөмкин булуыннан куркып, эш атнасын кыскартуга каршы чыккан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108624/

Бәйле