Татарстанда махсус хәрби операция барышында һәлак булган Дмитрий Селиванов белән хушлаштылар

-- Лейла

Аның өч кызы калган.

Татарстанның Нурлат районы Караульная Гора авылында Украинадагы махсус операция барышында батырларча һәлак булган Дмитрий Селивановны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Нурлат-информ» район басмасы хәбәр итә.

Хушлашу мәрасимендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәлак булган кешенең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән татарстанлы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Орденны Алмазның хатыны Татьяна Селивановага тапшырганнар. Ир-атның өч кызы калган.

ТНВ

Бәйле