Илназ Галәвиевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләрен сорадылар

-- Лейла

29 мартта Татарстанның Югары суды 175нче гимназиядә булган фаҗигадан соң ачылган җинаять эшен карауны дәвам итте. Әлеге эш буенча берничә мөһим яңалык та яңгырады.

Беренчедән, суд бәхәсләренең беренче көне. Шуңа күрә утырышта катнашучылар күп иде. Гаепләүче якның чыгышын зыян күрүчеләр биш ай буе көтте.

Икенчедән, бүген суд бәхәсләрендә катнашу өчен прокурор Илдус Нәфыйков шәхсән үзе килде. Аның чыгышы ике сәгать дәвам итте. Ул: 11 май көнне булган фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде, диде. Илназ Галәвиевның коточкыч гамәле җиде укучы, ике укытучының гомерен өзә, 600дән артык кеше зыян курә. Өченчедән, бүген Илдус Нәфыйков судтан Илназ Галәвиевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләрен сорады. Беренче биш елга — төрмәгә утыртырга, калган вакытын — махсус режимдагы колониягә күчерергә тәкъдим итте.

Шулай ук прокурор зыян күрүчеләр сораган суммалар белән ризалашты. Илназ Галәвиев гаиләләргә 100 миллион сумнан артык, Казан Башкарма комитетына якынча миллион ярым сум акча түләргә тиеш. Бу — мәктәпкә китергән зыян өчен. Илдус Нәфыйков чыгышыннан соң, Галәвиевнең адвокаты бүген бәхәсләргә күчә алмаячагын әйтте. Ул әзерләнү һәм Илназ белән аралашып кайбер нечкәлекләргә ачыклык кертү өчен, ике атна вакыт кирәк, диде. Утырыш 10 апрельгә билгеләнде. Шул ук көнне Илназ Галәвиев соңгы сүзен дә әйтер, дип көтелә.

ТНВ

Бәйле