Намаз укыганда еласаң, намаз бозыламы?

-- Лейла

Сорау: “Намаз укыганда елап җибәрсәң, намаз бозыламы?» Җавапны Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бирде.

– Гыйбадәт вакытында елау кешенең ихласлыгын күрсәтә. Намаз вакытында Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, сәхабәләр дә күп елаганнар. “Пәйгамбәрнең күз яшьләре сакалын чылата иде”, – дип сөйләгән сәхабәләре. Әмма намазда елау кешенең Аллаһка ялваруы, Аңа өметләнүе, куркуы белән бәйле булырга тиеш, коры дөньяга кайтып калырга тиеш түгел.

ТНВ

Бәйле