Ришат Төхвәтуллин Алия Карачурина белән ничек танышуын сөйләде

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин сөйгәне Алия Карачурина белән кайчан танышканнарын сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 7 март көнне иҗади гаилә үзләренең кавышулары турында игълан иттеләр.

Ришат белән Алия танышуыннан соң 7-8 ел вакыт узган икән инде. Видеода Алия Ришатны беренче тапкыр клубта күрүен әйтә.

“Без синең белән күзгә-күз караштык та, мәңгелеккә икәнен аңладык”, — ди Ришат.
Яшьләр әлегә туй көнен әйтмәделәр.

ТНВ

Бәйле