Бөгелмәдә боз астына төшеп киткән этне коткарганнар

-- Лейла

Бөгелмәдә яр буеннан узып баручылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, боз астына төшеп киткән этне коткарганнар. Тетрәндергеч вакыйга видеога эләккән һәм социаль челтәрләрдә таралган.

Интернетта басылган кадрлардан күренгәнчә, боз астына төшеп киткән эш башта үзе чыгарга тырыша. Соңыннан кешеләр килә һәм баулар, такталар ярдәмендә мескен эткә ярдәм итәргә тырышалар. Хәлсезләнгән этке башаяк суга чумып кына чыгарып була.

ТНВ

Бәйле